Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов “Лениногорск үзәк район хастәхәнесе”ндә Covid19тан вакциянация узды.
Әлеге барыш Лениногорск үзәк район хастәхәнесенең махсус бер кабинетында узды. Район Башлыгы Рәгать Хөсәенов вакцинациянең беренче этабын узды. 1 этапка терапевт күзәтүен узу, вакцинациянең беренче компонентын ясату керә, ә 2 этап өч атнадан соң ясала, беренчесе кебек, вакцинаның икенче компоненты ясала.
«Без барыбыз да әлеге авыру турында беләбез, аның нинди авыр нәтиҗәгә китерүен ишетеп торабыз. Без үзебез өчен генә түгел, башкалар сәламәтлеге өчен дә җаваплы»,- диде Рәгать Хөсәенов.
Исегезгә тошерәбез, вакцинация ирекле нигездә үткәрелә. Вакцинациягә алдан язылу үзәк район хастәхәнәсендә һәм МСЧ хастәхәнәсендә дүшәмбедән җомгага кадәр 8.00 дан 15.00 кадәр була.
Шулай ук вакцинация ясатырга теләүчеләр теркәлү урыны буенча хастаханәнең мәгълүмат өстәлендә (үзәк район хастәхәнесе 5-06-68, МСЧ хастәхәнәсе 5-24-53) 7.00 дән 17.30 кадәр языла алалар.