Лениногорскида «Россия чаңгы юлы – 2021» массакүләм чаңгы ярышлары узды

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

13 февраль көнне И.И. Хәсәнов исемендәге спорт комплексы территориясендә чаңгы ярышларын яратучылар җыелды. Биредә «Россия чаңгы юлы» 39 Бөтенроссия массакүләм чабышы узды.

Биш йөздән артык Лениногорскилылар шимбә иртәсен сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәрергә карар кылды. Көн бик җылы иде.

Стартка профессиональ спортчылар да, шулай ук һәвәскәрләр дә чыкты. Ярыш программасы   кызлар һәм хатын-кызлар өчен 1 км, егетләр һәм ир-атлар өчен 2 км, спортчылар категориясе өчен дистанция хатын-кызлар өчен 2 км һәм ир-атлар өчен 3 км тәшкил итте.

Ярышта катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк мөрәҗәгать иттеләр.

Алар барысына да яхшы кәеф, спортчыларга – яхшы чаңгы юллары һәм югары нәтиҗәләр, ә җанатарларга вакытны саф һавада күңелле һәм файдалы итеп үткәрүләрен теләделәр.

Шулай ук теләүчеләр арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура – спорт комплексы зачеты үтте һәм алтын значоклар тапшырылды.

Тантаналы ачылыш кысаларында районда физик культура һәм спорт үсешенә зур өлеш кертүчеләрне бүләкләү булды. Аннары шәһәр предприятиеләре, оешмалары һәм уку йортлары арасында 2020 ел өчен шәһәр Спартакиадасына йомгак ясалды.


Барлык катнашучылар истәлекле сувенирлар, ә җиңүчеләр һәм призерлар – медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнде.

Авыл җирлекләре дә читтә калмады. Шөгер авылында 100 артык кеше чаңгы шуарга чыкты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International