Лениногорскида мәктәпләрдә шахмат зоналарын төзекләндерү буенча проект старт алды

2021 елның 12 феврале, җомга

Лениногорскида "Мәктәптә шахмат" проекты старт алды. Алар шәһәр һәм районның барлык уку йортларында да барлыкка килер дип планлаштырыла.

Әлеге инициатива «Мәгариф»милли проекты белән каралган.

Шахмат зоналарын ачуда төрле дәрәҗәдәге депутатлар, ата-аналар комитетлары, төрле милек формасындагы предприятие җитәкчеләре, коммерцияле булмаган оешмалар катнаша.

Шушы көннәрдә 5-нче номерлы мәктәптә шахмат зонасы булдыру буенча проект эшли башлады. Шәһәр башлыгы урынбасары, шәһәр Советы депутаты Гөлфирә Рафикова укучыларга шахмат такталары тапшырды.

10 нчы февраль көнне Зәй-Каратай мәктәбендә шахмат зонасы ачылды. Чарада Зәй-Каратай авыл җирлеге башлыгы, район Советы депутаты Миләүшә Идиятова һәм эчке эшләр министрлыгы ветераны, авыл җирлеге депутаты Ринат Гыймадиев катнашты.

Мондый шахмат зоналары бөтен Татарстан буенча уку йортларында оештырыла, быел барлыгы 896 шундый мәйданчык ачу планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International