11 февраль көнне ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль эш буенча белгече Снежана Горбунова тарафыннан, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, спорт ярышы оештырылды. Әлеге спорт ярышларында 14 социаль хезмәт алучы, шул исәптән 2 волонтер «Волонтер»үзәгеннән катнашты.
Әлеге чара уен формасында узды һәм төрле эстафеталардан торды. Балалар һәм өлкәннәр 2 командага бүленделәр, анда һәр катнашучы үзенең зирәклеген, кыюлыгын, җитезлеген һәм куелган бурычларны үти алуын күрсәтте.