Лениногорскида 6 нчы ТОС микрорайонында яшәүчеләр белән чираттагы очрашу узды

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

8 февральдә Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары 6 нчы ТОС микрорайонында яшәүчеләр белән очрашты.

Очрашуда шулай ук Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова, Лениногорск шәһәре прокуроры Сергей Парамонов, район башлыгы киңәшчесе Петр Гринь, Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Риваль Сытдиков, хокук саклау органнары вәкилләре, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

2020 елдагы эш турында хисап белән 6 нчы ТОС рәисе урынбасары Наталья Копылова чыгыш ясады.

6 нчы җирле үзидарә Советы үз эшчәнлеген 2004 елдан башлап башкара. ТОС үз эченә шәһәрнең 6 үзәк урамын, 53 күп фатирлы йортны ала, анда 5458 кеше яши, алар арасында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре, оешмаган пенсионерлар, аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләр бар. Докладчы билгеләп үткәнчә, барлык категория гражданнар белән дә эш алып барыла. Бер ел эчендә 6 нчы тоска 118 мөрәҗәгать керде, шуларның 111 се уңай хәл ителде һәм 7 се контрольдә. Халыкның социаль якланмаган катламнарына аерым игътибар бирелә.

Укыту-тәрбия эше турында доклад белән 10 нчы мәктәп директоры Сирена Хәйбрахманова чыгыш ясады.

Әлеге микрорайон территориясенә "Нш дом" ҖЧҖ хезмәт күрсәтә, башкарылган эшләр һәм агымдагы елга планнар турында директор Татьяна Вердян сөйләде.

Полиция участок уполномоченные Иван Грибков үз чыгышында гражданнарның уяулыгы, мошенниклык очраклары ешаюга бәйле мәсьәләләргә кагылды. Аннары 11 нче ПСЧ вәкиле Андрей Герасименко чыгыш ясады.

Очрашуга йомгак ясап, шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова халыкны муниципаль районның социаль-икътисади үсеше турында җентекле мәгълүмат белән таныштырды, агымдагы елга төп юнәлешләр һәм бурычлар билгеләде. Теләүчеләр үз сорауларын бирә һәм аларга җаваплар ала алдылар.

Очрашу ахырында Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова микрорайонның актив кешесе Снежана Горбуновага Рәхмәт хаты тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International