Лениногорскида халык белән традицион очрашулар дәвам итә

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

Лениногорскида халык белән очрашулар дәвам итә. 5 февральдә район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов 5-нче номерлы ТОС микрорайонында яшәүчеләр белән очрашты.

2020 елдагы эш турындагы хисап белән 5 нче ТОС рәисе урынбасары Маргарита Шпырна чыгыш ясады.

Аннары 11 нче янгын часте профилактик эшчәнлек бүлеге инженеры Константин Коваленко чыгыш ясады.

Очрашуга йомгак ясап, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов халыкны муниципаль районның социаль-икътисади үсеше турында җентекле мәгълүмат белән таныштырды, агымдагы елга төп юнәлешләр һәм бурычлар билгеләде.

Халык җитәкчеләргә турыдан-туры үз сорауларын бирде. Алар барысы да район җитәкчелегенең шәхси контроленә алынды.

Халык белән очрашулар дәвам итә: бүген, 8 февральдә 5 нче ТОС №10 мәктәбендә очрашу булачак.

Район халкын очрашуларда актив катнашырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International