Бүген мэрия бинасында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова, Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Гөлназ Иванова, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар һәм идарәче компания, хезмәт күрсәтүче оешмалар җитәкчеләре, ТСЖ, суд приставлары хезмәте рәисләре һ. б. катнашты.
2011 елның 1 гыйнварына торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның срогы чыккан бурычы 170,1 млн. сум тәшкил иткән (01.12.2020 – 139,3 млн.сум). Узган ел белән чагыштырганда бурыч 30,7 млн. сумга яки 18% ка арткан. Узган ай белән чагыштырганда бурыч 5,2% ка яки 8,8 млн. сумга арткан.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов халыкның ТКХ өчен бурычларын бетерү буенча эшне көчәйтергә, рейдлар үткәрергә кушты. Атна саен башкарылган эшләр турында хисап тотарга.