Мәктәптә балаларны кайнар аш белән тәэмин итүгә кагылышлы комиссия шәһәрдәге 2нче, 5нче һәм райондагы Тимәш мәктәбе ашханәләрендә булды.
Мәктәп ашханәләрендә укучы балаларны кайнар аш белән тәэмин итүне тикшерү, РТ Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кушуы буенча башкарылды.
Комиссия составында Дәүләт Советы депутаты Ринат Шәфигуллин һәм район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова да бар иде. Мәктәп ашханәләрендә, Роспотребнадзор тарафыннан расланган меню буенча ашаталар. Комиссия, ризыкның сыйфатын, санитар- гигиена кагыйдәләренең, ашату графигының үтәлешен тикшерде. Балаларның мәктәптә ничек туклануларын ата-аналар комитеты да даими күздә тотып, аның сыйфатын яхшыртуга өлешләрен кертә ала.