Пенсиягә чыгу өчен биш ел алдан документлар әзерләп тапшырырга була

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Пенсия фонды ,пенсиягә чыгу өчен кирәкле булган документларны, биш ел алдан әзерләп тапшырырга мөмкинлеген әйтте

Пенсия фондына пенсиягә чыгу өчен документларны алданрак тапшыру - пенсия белән бәйле эшләрне җиңеләйтә төшә. Бу  алданрак  документларны тикшереп, төзәтмәләр кертергә  мөмкинлек бирә, пенсиягә чыгу мәшәкатьләреннән  аралый. Пенсия фондында документларны тикшергәч,  документ тапшыручының хезмәт урынына, эш стажын һәм хезмәт хакын раслаучы  документ сорап мөрәҗәгать итәләр. Болай эшләү проблемасыз гына пенсия билгеләргә ярдәм итә. Документларны http://(www.gosuslugi.ru порталы аша тапшырып була. Шулай ук, шәһси исәбегез турында ПФР ныңhttp://(www.pfr.ru)сайтында белешмә алырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International