3 февраль көнне мәктәбебездә рәссам Мансур Закиров белән очрашу кичәсе һәм аның китабына презентация булды. Мансур Салихович В.П.Чкалов исемендәге мәктәпне тәмамлаган, Татарстан һәм Роосия рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.
Очрашуның максаты – М.Закиров иҗатын өйрәнү, райондашлары, авылдашлары арасында тоткан урынын ачыклау; укучыларны М.Закировның китабы белән таныштыру иде. Чара бик файдалы һәм кызыклы үтте.