Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:

2 февральдә иртән һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән буран,  көньяктан секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил, көтелә, юлларда бозлавык булачак.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:

Буран вакытында:

Таймый торган һәм уңайлы аяк киеме киегез. Тигезсезлекне исәпкә алып, бөтен табанга басыгыз. 

Актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары алырга киңәш ителә. 

Буран һәм җил көчәю юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә  тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. 

Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә киңәш ителә. 

- машина йөртүчеләргә торак пункттан читкә барудан тыелырга,  юлларда игътибарлы булырга, куркынычсыз дистанцияне үтәргә, һава шартлары нигезендә тизлек режимын сайларга киңәш ителә. 

- балык тотарга яратучыларга  бозга чыгудан тыелырга кирәк. Бозга чыкканда һава шартларын исәпкә алырга, төзек элемтә чаралары, навигация приборлары алырга кирәк.

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җилдә урамда калсагыз подъездларга кереп торырга, җир асты кичүенә төшәргә киңәш итәбез. 

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә якын килү куркыныч.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International