Лениногорскидан Егор Илюхин Идел буе федераль округы беренчелегенең көмеш призеры булды

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

27-29 гыйнвар көннәрендә Киров шәһәрендә 18 яшькә кадәрге (2004-2006 елгы) егетләр арасында грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелеге булып узды. Ярышларда 13 республика һәм өлкәдән 300 көрәшче катнашты.

Финалда 55 кг. га кадәр авырлык категориясендә Октябрьский һәм Лениногорск шәһәре көрәшчеләре очрашты. Кискен көрәштә Лениногорск көрәшчесе Егор Илюхин Идел буе федераль округы беренчелегенең көмеш призеры булды һәм 2021 елның 26 февраленнән 3 мартына кадәр Омск шәһәрендә узачак Россия Беренчелегенә юллама алды.

Үз авырлык категорияләрендә бишенче урынны Дәүләтшин Артем һәм Чатуров Сергей алды.

Спортчыларыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә дә спортта уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International