ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, 30 гыйнварда иртән һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән буран, күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булырга мөмкин, көньяктан секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -5..-8˚. Һаваның максималь температурасы көндез 0..-3˚.
Юлларда бозлавык.