Гражданнарга аларның булачак пенсияләре күләме турында мәгълүмат бирү

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

2021 елдан 45 яшькә җиткән гражданнар Пенсия фонды идарәсеннән булачак пенсия күләме турында хәбәрнамәләр алачак.

Хәбәрнамәләр автомат рәвештә дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетка киләчәк.

Хәбәрнамәдә агымдагы керемнәр дәрәҗәсеннән чыгып, пенсия тупланмалары һәм гражданин пенсиясенең фаразланыла торган күләме турында мәгълүмат чагылачак. Бу үз пенсия түләүләрен алдан бәяләргә һәм кирәк булганда аларны арттыру буенча адымнар күрергә мөмкинлек бирәчәк.

Дәүләт хезмәтләре порталында яки ПФР сайтында шәхси кабинет булмаса, кирәкле мәгълүматларны граждан ПФР клиентлары хезмәтләрендә ала алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International