2020 елда Россия Банкы өлкән яшьтәге халык, пенсионерлар һәм социаль хезмәткәрләр өчен финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләрне гамәлгә ашыра башлады. Татарстан Республикасы республика халкының әлеге чарага җәлеп ителүенең югары дәрәҗәдә булуын күрсәтте һәм Россия Федерациясендә беренче урынны алды.
Россия Банкы үткәрә торган финанс грамоталылыгы буенча дәресләрнең уникальлеге шунда ки, алар конкрет банк продуктларын алга этәрми, коммерция оешмалары белән бәйләнми һәм бары тик мәгърифәт максатларында гына булдырылган. Дәресләрне үткәрү өчен төп мәйданчык булып халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре тора.
Проектта катнашу өлкән буынга финанс дөньясында ирекле ориентлашырга һәм шәхси финанс тотрыклылыгын, якланганлыкны һәм иминлекне тәэмин итеп, кирәкле хезмәтләрне сайларга мөмкинлек бирә. Тыңлаучылар турыдан-туры эфирда сораулар бирә алалар.
Проектта катнашу www.pensionfg.ru » Расписание" бүлегендә дәрес үткәрү датасын һәм вакытын сайларга, үзара бәйләнешне оештыру өчен контактлы зат турында мәгълүмат күрсәтеп гариза бирергә кирәк. Электрон почтага теркәлгәннән соң, онлайн-дәрескә тоташтыру өчен сылтама алыначак.