Лениногорск районында гражданнар җыеннары дәвам итә

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Лениногорск районында район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Лениногорск районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнур Шәмәрдәнов, район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре катнашында халык белән очрашулар дәвам итә.

2021 елның 22 гыйнварында халык җыеннары Лениногорск районының тагын 3 авыл җирлегендә, Сарабиккол, Иске Куак һәм Мичурин авыл җирлекләрендә узды.

Авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнарының 2020 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2021 елга планнар турында җирлек башлыклары сөйләде.

Һәр очрашу ахырында муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов халыкка Лениногорск районының 2020 елда социаль-икътисади үсеше турында хәбәр итә һәм авыл халкын 2021 елга Лениногорск районы алдында торган планнар һәм бурычлар, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгында икътисади күрсәткечләр, районда федераль һәм республика программаларының тормышка ашырылуы белән таныштыра.

Җирлекләрдә яшәүчеләр шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләренә үз сорауларын турыдан-туры бирәләр.

Бүген җыеннар Глазово, Ивановка һәм Тимәш авыл җирлекләрендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International