Укучылар өчен «Без татарча сөйләшәбез" дип исемләнгән әкият конкурсы үткәрелде

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

Әкият балаларда әхлакый төшенчәләр формалаштыруга ярдәм итә, чөнки барлык балалар да диярлек үзләрен уңай геройлар белән тәңгәлләштерәләр, ә әкият һәр тапкыр начарлыкка караганда яхшы булырга, кешеләргә яхшылык эшләргә омтылырга кирәклеген күрсәтә.

Халыкара туган тел көненә багышланган айлык кысаларында, балаларда әкиятләр аша татар халкының гореф-гадәтләре һәм көнкүреше турында күзаллауны формалаштыру максатыннан, 21 нче гыйнвар көнне 3 нче урта гомумбелем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары арасында «Без татарча сөйләшәбез»дип исемләнгән  әкиятләр конкурсы үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International