6 нчы мәктәп укучылары өчен "Минем тугры дустым - туган тел" танып белү сәгате үткәрелде

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

20 гыйнвар көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе хезмәткәрләре 6 нчы мәктәпнең 6  һәм 7  сыйныф укучылары өчен “Минем турылыклы дустым - туган тел” сәгатьләре үткәрде.

Чараны кеше тормышында, җәмгыять тормышында тел ролен күрсәтү, туган телгә һәм тугандаш халыклар теленә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү максатында үткәрделәр. Укучылар бу бәйрәмнең тарихы, дөнья халыклары телләре турында кызыклы фактлар белән таныштылар. Чарада балалар А.Әхмәтованың «Мужество», В.Штубовның «Речь», Г.Тукайның «Туган тел», «Туган тел», З.Мансуровның «Телбизәк», Ш.Галиевнең «Тәмсез тел» шигырьләрен укыдылар. Балалар татар һәм рус телләрен белү белән бәйле иҗади биремнәрне актив башкардылар, мәкальләрне, әйтемнәрне искә төшерделәр, табышмакларга җаваплар таптылар, уеннарда катнаштылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International