Лениногорск укучылары өчен "Холокост. Халык фаҗигасе» мәгълүмат сәгате үтте

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

20 гыйнварда, Холокост корбаннарын искә алу халыкара көне алдыннан, 27 гыйнварда - Освенцим лагерен азат итү көнендә, Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре 6 нчы мәктәпнең "А" сыйныфы укучылары өчен "Холокост. Халык фаҗигасе" мәгълүмәт сәгатен үткәрде.  

Чарада «Холокост» сүзенең мәгънәсе, бу көн тарихы, Холокост исеме астында тарихка кереп калган Икенче бөтендөнья сугышында фашистларның яһүд халкына каршы булган вәхши җинаятьләре турында сөйләнде. Видеоматериаллар һәм музыкаль бизәлеш, чараны тулыландырды. Китапханә хезмәткәрләре тарафыннан шигырьләр укылды. Чара азагында катнашучылар концлагерьда һәлак булганнарның һәм барлык нацизм корбаннарының бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Чара катнашучыларның берсен дә битараф калдырмады.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International