19 гыйнвар көнне 1 нче мәктәптә 1-5 нче сыйныф укучылары арасында Туган телләр көненә багышланган шигырь конкурсы уздырылды. Укучылар бәйрәмнең тарихы, дөньяда ничә тел барлыгын, һәм бүгенге көндә ничә телнең юкка чыгуы мөмкин икәнлеге турында файдалы мәгълүмат алдылар.
Балалар татар һәм рус шагыйрьләренең шигырьләрен тын да алмыйча тыңладылар.
Соңыннан жюри әгъзалары 1 нче урынны 4нче сыйныф укучысы Илларионова Дарья, 2 нче урынны 1нче сыйныф укучысы Әхмәтов Альберт һәм 5нче сыйныф укучысы Асабин Дмитрий, 3 нче урынны 2нче сыйныф укучылары Курашкина Дарья һәм Шабанов Умидка бирделәр .
Чараның йомгаклау этабында укучыларга үз телләрен яратырга, сакларга, һәрбер ситуациядә сүзне уйлап, төгәл әйтергә тырышырга кирәклеге турында аңлатылды.