Лениногорск районының Иске Иштирәк мәктәбендә Туган телләр айлыгы узды. 20 нче гыйнвар көнне рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Хан кызы Бекчурина 4-6 нчы сыйныф укучылары белән «Табышмакларга җавап бир» дип исемләнгән танып-белү чарасы үткәрде. Иң тапкырлары: Ханиева Динә, Шәвәлиев Илфат, Шәрифуллин Айрат. Ә җиңүче - Валиәхмәтов Булат, молодец!
Әлеге чараларның максаты-рус теле һәм әдәбияты белән кызыксынуны арттыру, сәләтле укучыларны ачыклау, балаларның иҗади һәм коммуникатив сәләтләрен үстерү.