Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 2020 елда Татарстан Республикасы тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен үтәү өчен җаваплы затлар арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» исеменә конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
"Административ комиссиянең иң яхшы җаваплы секретаре" номинациясендә: беренче категория буенча Елена Ненад (Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты) җиңүче булды.
Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин катнашты.
Елена Александровнаны лаеклы җиңүе белән котлыйбыз һәм яңа уңышлар телибез!