М.Х.Хаертдинов исемендәге балалар сәнгать мәктәбе укучысы Матвей Крылов Халыкара конкурста Гран-при яулады, укытучысы Толстова Эльмира Сагитовна.
Матвей Крылов конкурсның иң югары бүләгенә лаек булды. Аның эше профессиональ жюри тарафыннан билгеләп үтелде. Матвей үз композициясендә график чаралар белән кәеф һәм фикерне белдерә алган.
1 октябрьдә II рәсем диктанты бөтенроссия этабына йомгак ясалды. Җиңүчеләр арасында Россиянең төрле төбәкләреннән 188 эш бар иде. Алар арасында безнең мәктәп укучыларының 6 эше дә бар иде:
1. Газизова Алия - укыт. Әһлиуллина Т. Н.
2. Кузнецова Вероника - укыт. Галләмова Э. Р.
3. Крылов Матвей - укыт. Толстова Э. С.
4. Крылова Ирина - укыт Крылова Н.С.
5. Сәмигуллина Риана - укыт. Хохуля Н.О.
6. Федина Елизавета укыт. Кудашева К.Н.
Яшь рәссамнарны һәм аларның педагогларын шундый дәрәҗәле профессиональ сәнгать конкурсында җиңүләре белән котлыйбыз. Яңа җиңүләр телибез!