18 гыйнварда район авыл җирлекләрендә 2020 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар буенча гражданнар җыеннары башланды.
Җыеннар өч җирлектә узды: Кармалка, Урмышлы һәм Кирлегәч.
Анда район хакимияте вәкилләре: Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова, Лениногорск муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, Лениногорск районы башлыгы киңәшчесе Петр Гринь, район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре катнаша.
Җыеннар барышында авыл җирлекләре башлыклары 2020 елда башкарылган эшләр һәм 2021 елга бурычлар турында сөйлиләр. Җирлек башлыклары, территорияне төзекләндерүгә кагылышлы мәсьәләләр, нефтьчеләр ярдәме, республика, шәһәр бюджеты һәм депутатлар ярдәме белән, үзара салым акчасына хәл ителә, дип билгеләп үттеләр.
Авыл халкы үзләрен борчыган сорауларны җитәкчеләргә турыдан-туры бирәләр. Алар арасында юллар һәм күперләрне ремонтлау, авыл урамнарын яктырту, агач кисү, кар чистарту һ.б. мәсьәләләр бар. Алар барысы да исәпкә алыначак һәм район җитәкчелегенең шәхси контроленә алыначак.
Халык җыенына йомгак ясап, район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелекнең төп бурычы - Лениногорск районында яшәүчеләрнең яшщъ, уку һәм эшләү өчен максималь уңайлы шартлар тудыру, дип билгеләп үтте.
Авыл җирлекләрендә халык җыеннары 2021 елның 27 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.