Күпфатирлы йортларда янгын куркынычсызлыгы

2021 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

Күп фатирлы торак йортлардагы янгыннар зур мәйданнарда  таралуның югары дәрәҗәсенә ия. Бер фатирдан икенчесенә ялкынның таралуы бик тиз бара.

Янгыннарның төп сәбәпләре:

- көнкүреш электр җылыту приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү;

– тәмәке тартканда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу;

– электр челтәрләрен монтажлаганда һәм эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу.

Янгынны кисәтү һәм кешеләрнең үлемен кисәтү өчен көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең гади таләпләрен үтәү дә җитә:

– Балаларга шырпы ышанып тапшырмагыз, аларга ут белән уйнауның куркынычын аңлатыгыз, балаларны өйдә калдырмагыз;

- Өйдән (фатирлардан) чыкканда, электр җылыту приборларын караучысыз калдырмагыз, электр приборларын һәм утны сүндерергә онытмагыз;

– Постельдә тәмәке тартуга юл куймагыз, сүндерелмәгән тәмәке калдырмагыз;

- Ягулык материалларын һәм сыеклыкларны, ягулык газлары булган баллоннарны лоджия һәм балконнарда саклауга юл куймагыз.

Өйдә (фатирда) янгын вакытында нәрсә эшләргә кирәкми:

- ялкын белән мөстәкыйль рәвештә, янгын сүндерүчеләрне чакыртмыйча көрәшергә кирәсми, ул аның нык таралуына китерәчәк;

- простыня һәм бау ярдәмендә су агып төшә торган торбалар һәм стоянкалар буенча төшәргә ярамый, егылып төшеп имгәнү куркынычы бар. 

Кирәк:

1. Янгын сүндерү зезмәтенә " 01 " яки " 112 " телефоннары буенча хәбәр итәргә

2. Балаларны һәм өлкәннәрне тизрәк урамга чыгарырга тырышырга

3. Кул астындагы чаралардан (су, кер порошогы, тыгыз тукымадан, югары катлы биналарда эчке янгын краннарыннан һ.б.) файдаланып, янгынны мөстәкыйль рәвештә сүндереп карагыз.

4. Электр токы белән зарарлану куркынычы булганда электр энергиясен өзегез (баскыч мәйданчыгында щиткада автоматлар).

5. Исегездә тотыгыз, җиңел ялкынсынучы сыеклыкларны су белән сүндерү нәтиҗәсез. Иң яхшысы-ут сүндергеч, я юеш чүпрәктән файдаланырга.

6. Янгын вакытында һава агымын киметү өчен тәрәзәләр һәм ишекләрне ачудан тыелырга кирәк.

7. Әгәр фатирда бик нык төтенләнгән һәм үз көчең белән яну учакларын бетерү мөмкин булмаса, кичекмәстән фатирдан чыгып, ишекне ябып китегез.

8. Фатирдан баскыч маршлары аша эвакуацияләнеп булмаса, балкон баскычыннан файдаланыгыз, әгәр ул булмаса, балконга чыгыгыз, ишекне ябыгыз һәм үзегезгә үтеп баручыларның һәм янгын сүндерүчеләрнең игътибарын җәлеп итәргә тырышыгыз.

9. Мөмкин булганча янгын сүндерү бүлекчәләрен каршы алыгыз, янгын учагын күрсәтегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International