Лениногорскида иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәләргә муниципаль конкурс игълан ителде

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 1 июнендәге 391 номерлы карары һәм «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе Президиумы карары нигезендә «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы игълан ителә, «Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлегенең иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе»муниципаль конкурсы игълан ителә.

Конкурсның I этабына гаризалар кабул итү вакыты: 2021 елның 20 гыйнварыннан 22 февраленә кадәр.

Гаризалар кабул итү урыны: Татарстан Республикасы, Лениногорск шәһәре, Кутузов урамы, 1 нче йорт, 22 нче кабинет, 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр.

Муниципаль конкурсның Нигезләмәсе һәм конкурс комиссиясе составы белән Лениногорск муниципаль районының рәсми сайтында танышырга мөмкин. Гаризалар әзерләү мәсьәләләре буенча консультацияләр алу өчен телефон : 5-13-80.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International