Бүген хезмәт һәм сугыш ветераны Сөембикә Гатаулла кызы Сагиева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Ул Әтнә районында Үртәм авылында күп балалы гаиләдә туа. Әти-әниләр колхозчылар була, әмма балаларның яхшы белем алуларын телиләр. Сөембикә яхшы укырга, беелмле булырга тырыша.
50 нче еллар башында ул төзелеп килүче Лениногорскка килә. Паспорт бүлегенә эшкә урнаша. Аннан эчке эшләр министрлыгының паспорт бүлегенә күчерелә. Анда булачак ирен очрата. Алар бергә ике бала, өч онык тәрбияләп үстергәннәр.
Эчке эшләр органнарында күпьеллык хезмәте өчен шактый бүләкләре бар аның. Бүгенге көндә Сөембикә Гатаулла кызы сәламәт һәм күтәренке рухлы, оныкчыкларын тәрбияләргә булыша.
Ветеранны юбилее белән Лениногорск районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, 9 нчы ТОС вәкилләре котлады. Район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова юбилярга РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын һәм бүләк тапшырды.