Хөрмәтле лениногорскилылар, шәһәрдә үзләрен газ хезмәте (мичче) хезмәткәрләре дип тәкъдим итеп, кешеләрдән акча җыеп йөрүче мошенниклар төркеме барлыкка килүе турында хәбәр итәбез. Алар килеп тикшерү үткәрделәр, дип документларга кул куйдыра һәм хезмәт өчен түләргә сорыйлар. Игътибарлы булыгыз һәм бу турыда якыннарыгызны кисәтегез!
Газчы, мичче хезмәтләренең халыкны кисәтмичә башкарылмавы турында хәбәр итәбез. Мәгълүмат подъездларда, ким дигәндә, бер тәүлек алдан игъланнар ябыштыру юлы белән башкарыла.
Үзен газ хезмәте хезмәткәрләре дип таныштыручы шикле кешеләр белән аралашырга туры килсә, 02 яки 8 (85595) 2-72-20 телефоны буенча полициягә шалтыратырга кирәк.