М. Горький исемендәге паркта кышкы каникул көннәрендә «Логос» психологик-педагогик ярдәм үзәге белгечләре һәм волонтерлары берничә бәйрәм чарасы үткәрделәр.
Балалар уеннарда бик телщп катнаштылар. Уеннар максималь сәламәтләндерү эффекты белән үткәрелде. Төрле уеннар, уңай, мораль-психологик климат тудырдылар, катнашучылар күтәренке кәеф белән таралыштылар. Чара ахырында һәр катнашучы бер-берсенә иминлек, бәхет, сәламәтлек теләде. Аннан соң үзәк белгечләре һәм волонтерлар балаларны котладылар һәм татлы бүләкләр тапшырдылар.