Татарстанда буран сәбәпле автобуслар хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк

2021 елның 10 гыйнвары, якшәмбе

Автобуслар хәрәкәте һава шартлары яхшыру белән җайланачак. Татарстанда буран сәбәпле автобуслар хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк. Бу хакта «Татар-информ» МА республика дәүләт автоинспекциясендә әйттеләр.

Һава шартлары начарлану сәбәпле, бүген сәгать 10.00да республиканың төп автомагистральләре буенча шәһәрара автобусларның хәрәкәте вакытлыча чикләнде.

 

«Волго-Вятскуправтодор»да әйтүләренчә, 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Казахстан чигендә Казан — Оренбург — Акбулак автомобиль юлы; М7 Мәскәү — Владимир — Түбән Новгород — Казан — Уфа трассасының берничә участогы; Йошкар-Ола — Яшел Үзән — М7 һәм Казан — Буа — Ульяновск автомобиль юллары өчен өлешчә ябык булачак.

Трассаларда тәүлек буе 150 берәмлек юл техникасы эшли, авария бригадалары дежур тора.

Татарстан ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләрне торак пунктлардан еракка китмәскә, ә юлдагы штаттан тыш хәл булган очракта 8-843-533-38-88 номеры буенча шалтыратуларын сорый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International