Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 4 гынварында төнлә һәм иртән урыны белән буран, бозлавык һәм томан көтелә.
Буран һәм бозлавык вакытында:
Аяк киеме таймаска һәм уңайлы булырга тиеш
Актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә. Күреме начарайган очракта, җирлектәге ориентацияне югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк.
Буран һәм җил көчәю юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тоткарлыксыз калырга кирәк: тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк.
Томан вакытында:
Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары алырга киңәш ителә.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.
Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт туктап калудан сакланырга кирәк. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. ТЮлга чыкканда автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышын ти оныкшерергә онытмагыз. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет киегез.
Бу көннәрдә ерак араларга юлга чыгудан туктап торыгыз.
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1. Юл аркылы чыкканда игътибарлы булырга;
2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына чыгарга;
3. Машиналар күп булган җирдә, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре аша чыгарга кирәк.
4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан юлны аркылы чыкмагыз;
5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;
6. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә онытмагыз.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.