Хөрмәтле лениногорскилылар, Лениногорск районы территориясендә янгынга каршы махсус режим гамәлдә

2021 елның 1 гыйнвары, җомга

Хөрмәтле лениногорскилылар һәм районыбыз кунаклары 20 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 25.11.2020 ел, №1062 карары белән республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгез:

биналарда пиротехника кулланмагыз

сертификатсыз пиротехника сатып алмагызб

балаларның пиротехник эшләнмәләр белән уйнавына юл куймагыз

пиротехниканы урамда гына, махсус билгеләнгән мәйданчыкларда йортлардан 50 метр ераклыкта гына кулланырга кирәк.

Лениногорск шәһәрендә пиротехника җибәрү өчен махсус мәйданчык Тукай һәм Чайковский урамнары киселешендә, чокырда урнашкан.

Закон бозучыларга Россия Федерациясе законнары нигезендә штраф рәвешендә административ җаваплылык кулланылачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International