Хөрмәтле лениногорскилылар! Хөрмәтле шәһәр һәм район кунаклары!
Сезне чын күңелдән иң изге һәм якты бәйрәм яңа 2021 ел һәм Раштуа бәйрәме белән котлыйм!
Яңа ел-узган елга нәтиҗәләр ясау һәм яңа башлангычларга исәп-хисап ясау вакыты. Ә Раштуа бәйрәме йөрәкләрне якты хисләр белән тулыландыра, гаиләгә мәхәббәт, игелек һәм шәфкатьлелек китерә.
2020 ел гади генә булмады, катлаулы бурычлар куйды, ныклыкка һәм чыдамлыкка тикшерү булды. Әмма без бергәләп проблемаларны хәл итү юлларын эзләдек, билгеле бер уңышларга ирештек, туганнарыбызның һәм якыннарыбызның иминлеге өчен тыыштык Лениногорск районының үсеше һәм ныгуы өчен эшләдек. Киләсе елда без ирешелгәннәребезне ныгытып кына калмыйча, бирелгән курсны дәвам итәргә, һәрберебезнең тормышын тагын да уңайлырак итәргә тиешбез.
Инде бик тиздән Яңа 2021 елга аяк басабыз. Хөрмәтле шәһәрлеләр һәм авыл халкы! 2021 ел һәр йортка, һәр гаиләгә тынычлык, игелек һәм мәхәббәт белән керсен, сезнең барлык хыялларыгызны акласын! Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, рухи гармония, тугры дусларыгызның ярдәмен, якыннарыгызның игътибарын, иң изге теләкләр телим!
Бәйрәм белән!