Яңа ел алдыннан Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районы педагогик коллективын котлады.
Район башлыгы аларның 2020 елда яхшы эшләүләрен билгеләп үтте, педагогларга хезмәтләре, һөнәрләренә мәхәббәт һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
Шулай ук район Башлыгы Рәгать Хөсәенов мәгариф системасында озак еллар намуслы хезмәте, уку-тәрбия процессларын оештыруга һәм камилләштерүгә керткән шәхси өлеше, яшь буынны укытуда ирешкән уңышлары өчен һәм юбилей даталары уңаеннан Лениногорск шәһәренең 25 нче балалар бакчасы мөдире Әлфия Гыймадиева һәм Иске Куак мәктәбе директоры Наталья Косухинага район Советының Рәхмәт хатларын тапшырды.