Район башлыгы Рәгать Хөсәенов Почетлы гражданин Николай Степановны 90 яшьлек юбилее белән котлады

2020 елның 29 декабре, сишәмбе

Бүген Мәгариф йортында Почетлы гражданины, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, сугыш һәм хезмәт ветераны, ике тапкыр Шамил Бикчурин исемендәге әдәби премия лауреаты, шәһәр ветераннар советы рәисе Степанов Николай Николаевичны 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Шәһәр һәм район халкы аны талантлы укытучы, мәктәп эшен оештыручы, актив җәмәгать эшлеклесе буларак белә.

Ул 2014 елда китабы өчен Ш.Бикчурин исемендәге премия лауреаты дипломы алды. Николай Степанов Лениногорскиның 60 еллыгына «Лениногорск – минем мәхәббәт һәм горурлык»китабын әзерләде һәм бастырды. Николай Николаевич Степановны укучылары һәм шәһәр халкы тыйнак, хезмәт сөючән, игелекле кеше,  дүрт онык бабасы буларак беләләр. Мондый әти һәм бабай белән балалары һәм оныклары горурлана .

Ветеранны юбилее белән район Башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагыйз Санатуллин котлады. Юбилярга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау открыткасы һәм бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International