Лениногорскида ике янгын булды

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

26 декабрь көнне шәһәрдә һәм Шөгер авылында мунчаларда ике янгын булды. Ике очракта да янгыннарның сәбәпләре-төтен чыга торган юлның төзек булмавы.

Шәһәрдә янгын нәтиҗәсендә  түбәсе тулысынча янып беткән, Шөгер авылында мунча тулысынча янып беткән.

Хөрмәтле гражданнар, мунчаны эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International