Лениногорск шәһәренең үзәк мәйданында Яңа ел бщйрщме алды авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.
Яңа ел алдыннан шәһәр халкы биредә ит, сөт, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал, ашлык һәм башка авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар продуктлары сатып ала алачак.
Иртәдән ярминкәгә Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов килде. Ул сәүдә рәтләрен карап чыкты, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты, продукциянең ассортименты һәм бәяләре белән танышты.
Ярминкә кунаклары өчен мәдәни программа оештырылган иде.