Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе

Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте. Шәһәр халкыннан килгән 3 мөрәҗәгать каралды.

Гражданнар торак шартларын яхшырту, матди ярдәм күрсәтү һәм башка мәсьәләләр буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр.

Кайбер мәсьәләләрне тиз арада хәл итү өчен, Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов әлеге юнәлешне алып баручы урынбасарларны чакырды. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча да аңлатмалар һәм вазыйфаи затларга тиешле йөкләмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International