30 ел элек Россия Федерациясе Пенсия фонды оештырылган, ул бүгенге көндә Россиядә социаль тәэминат өлкәсендә дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең иң эре федераль системасының берсе булып тора.
Гадәттәгечә, республиканың Пенсия фонды пенсия түләү белән генә шөгыльләнми. Пенсия фонды кешене туганнан бирле озата бара.
Татарстан Пенсия фонды эшчәнлеге өлкәсенә керә:
- яшь буенча, туендыручысын югалту буенча, инвалидлык буенча пенсияләр билгеләү һәм түләү;
- пенсиягә пенсионерның яшәү минимумына кадәр федераль социаль өстәмә бирү.
- пенсия тупланмаларын формалаштыру, инвестицияләү һәм түләү.
- федераль социаль ташламалар хокукына ия ветераннарга, инвалидларга, геройларга һәм башка гражданнарга социаль түләүләр бирү.
- ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификатларын бирү.
- пенсионерларга адреслы ярдәм күрсәтү һәм РФ субъектларының социаль программаларын финанслашу.
- пенсия тупланмаларын дәүләти финанслашу программасын алып бару.
- «социаль тәэмин итүнең бердәм дәүләт мәгълүмат системасы» (ЕГИСО) һәм «инвалидларның Федераль реестры» федераль дәүләт мәгълүмат системасын (ФГИС ФРИ) алып бару.
- хезмәткәрләрнең хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны электрон рәвештә Формалаштыру һәм алып бару.
Моннан тыш, быел пенсия фонды тарафыннан Лениногорскиның 20 меңгә якын балалы гаиләсенә балалар өчен түләүләр башкарылган.
Хәзерге вакытта Лениногорскида 26 меңнән артык пенсия алучы һәм шәһәр һәм районның 9 меңнән артык кешесенә (федераль льготникларга) төрле социаль түләүләр билгеләнгән. Республикада 6,5 меңнән артык ана (гаилә) капиталына сертификат бирелгән. Лениногорск шәһәрендәге ПФР идарәсе 1029 эш бирүче-иминиятләштерүче белән хезмәттәшлек итә, шул исәптән 21905 хезмәткәргә карата хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат бирү буенча.
«Бу тантаналы көнне хөрмәтле хезмәттәшләремне Пенсия фонды юбилее белән котлыйм! 30 ел пенсия фонды идарәсе коллективы шәһәр һәм район халкы файдасына хезмәт итә. Башкарган эшләре өчен һәркемгә зур рәхмәт!»,- дип билгеләп үтте Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Айгөл Исламова.