Шәһәр микрорайоннарында 21 декабрьдә территориаль иҗтимагый үзидарәләр тарафыннан оештырылган Яңа ел бәйрәмнәре старт алды.
5 нче ТОС чыршысы бәйрәмчә бизәлгән иде. Балалар өчен яңа ел персонажлары белән бәйрәм тамашасы оештырылды. Саф һавада балалар хәрәкәтле уеннар уйнадылар, гадәттәгечә Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр һәм чыршы турында җырладылар. Район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова барлык җыелучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм оештырылган чара өчен территориаль иҗтимагый үзидарәләргә рәхмәт белдерде.
Яңа Ел бүләкләрен барысы да алды, ә спортчыларга бүләк сертификатлары тапшырылды. Шулай ук тамашалар шәһәрнең 12 микрорайонында узачак. Барыгызны да бәйрәмгә чакырабыз!
Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү графигы:
.jpg)