Лениногорск балалары хокук һәм бурычлар дөньясына сәяхәт кылдылар

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре хокук өлкәсендә балигъ булмаганнарның белемнәрен киңәйтү, законнарны бозган өчен җаваплылык төрләре белән танышу максатыннан хокукый белем сәгате уздырганнар. «Хокук һәм бурычлар дөньясына сәяхәт» дигән чарада балигъ булмаган балалар катнашкан.

Чара барышында балалар административ хокук бозуларга карата нинди мөнәсәбәттә булуларын, административ җәза төрләре белән танышуларын һәм җинаять җаваплылыгы нинди яшьтән башлануын белделәр. Шулай ук балалар белгечләргә тема буенча үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар.

Әлеге чарада барлыгы 12 балигъ булмаган бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International