Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, ял көннәрендә, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә, Татарстан Республикасында Пенсия фондының барлык клиент хезмәтләрендә, эш көне графигы буенча, 8 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче гаиләләргә 5000 сум акча түләү өчен гаризалар кабул ителәчәк.
Исегезгә төшерәбез, гаризаны 2020 елның 1 июленнән балалары туган кешеләргә генә бирергә кирәк, счет реквизитлары алмаштырылган яки 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәр түләү өчен гариза тапшырмаган кешеләргә, калганнарына түләү декабрь азагына кадәр автомат рәвештә башкарылачак.