Лениногорскида мунчада янгын чыккан

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

Лениногорскида мунчада янгын чыгып, бер ир-атның гомере өзелгән, хатынының тәне пешкән.

Кичә 20.48 сәгатьтә 101 янгын сагы номерына Ясная урамында мунчада янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.

Чакыру буенча барган янгын сүндерүчеләр ут эченнән 55 яшьлек ир-атны алып чыккан, ашыгыч ярдәм табиблары аның үлемен раслаган.

Янгында шулай ук ир-атның 53 яшьлек хатыны зыян күргән, тәне пешкән хатын-кызны хастаханәгә озатканнар.

21.02 сәгатьтә янгынны тулысынча сүндергәннәр. Янгынның беренчел сәбәбе - мичнең төтен чыга торган юлы төзек булмау.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International