Хөрмәтле лениногорскилылар, Яңа ел бәйрәмнәре вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

Хөрмәтле лениногорскилылар һәм районыбыз кунаклары 20 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 25.11.2020 ел, №1062 карары белән республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде.

Бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен истә тотыгыз:

•  Пиротехниканы бинада кулланмагыз.

* Сертификаты булмаган пиротехниканы сатып алмагыз

* Балаларның пиротехник эшләнмәләр белән уйнавына юл куймагыз

* Пиротехниканы урамда гына, махсус билгеләнгән мәйданчыкларда йортлардан 50 метр ераклыкта гына кулланырга кирәк

Лениногорск шәһәрендә пиротехника җибәрү өчен махсус мәйданчык: Тукай һәм Чайковский урамнары киселешендәге чокырда урнашкан.

Закон бозучыларга Россия Федерациясе законнары нигезендә штраф рәвешендә административ җаваплылык кулланылачак.

"Административ хокук бозулар турында" Россия Федерациясе кодексының 30.12.2001 елдагы 195-ФЗ номерлы карары буенча, махсус янгынга каршы режим шартларында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу гражданнарга - ике меңнән алып дүрт мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга - унбиш меңнән алып утыз мең сумга кадәр; юридик зат оештырмыйча эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче затларга - утыз меңнән кырык мең сумга кадәр; юридик затларга-ике йөз меңнән алып дүрт йөз мең сумга кадәр административ штраф каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International