Тимераякны алмаштырудан баш тарткан очракта нишләргә?

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органына кулланучы сорау белән мөрәҗәгать итте. Ул спорт кибетендә тимераяклар сатып алган, тик өйдә аларның бераз кысып торуларын тойган. Кибеткә тимераякларны алыштыру таләбе белән мөрәҗәгать иткән, тик нәкү шундый булмаган. Сатучы яңа партия килүен көтәрг кушкан, ә акчаларны кире кайтарудан баш тарткан. Бу ситуациядә нишләргә?

Инспекция белгече «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Законның 25 статьясы нигезендә, кулланучы 14 көн дәвамында, әгәр ул форма, габарит, фасон, төсе, күләме яки комплектациясе буенча килмәсә, азык-төлек булмаган товарны шундый ук товарга алыштыра ала, дигән аңлатма бирде. Азык-төлек булмаган товарны алыштыру аның товар төре, куллану үзлекләре, пломбалар, фабрика ярлыклары сакланса, шулай ук чек булганда башкарыла.

Әгәр товар сатучыга мөрәҗәгать иткән көнне сатуда юк икән, кулланучы сату-алу килешүен үтәүдән баш тартырга һәм күрсәтелгән товар өчен түләнгән акчаны кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Кулланучының күрсәтелгән товар өчен түләнгән акчаны кире кайтару турындагы таләбе күрсәтелгән товарны кире кайтарганнан соң өч көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш. Кулланучы белән сатучы килешүе буенча товарны алыштыру шундый ук товарны сатуга алганда каралырга мөмкин. Сатучы кулланучыга сатуга шундый ук товарның керүе турында кичекмәстән хәбәр итәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International