«Исток-Башлангыч» үзәгендә «Сиделка» проектын тормышка ашыру мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә узды.
Киңәшмәдә «Исток-Башлангыч» үзәге белгече Екатерина Савенкова һәм «Центр Содействие» коммерцияле булмаган автоном оешмасы вәкилләре, персонал белән эшләү менеджеры Татьяна Дятлова, менеджер Лилия Шәйхетдинова катнашты.
«Сиделка» хезмәте күрсәтү проектының максаты булып, аларның тормыш сыйфатын күтәрү һәм өй шартларында мөмкин кадәр озак яшәү шартларын тәэмин итү максатыннан, йортта күрсәтелә торган хезмәтләр комплексын күрсәтү тора.
Очрашу барышында түбәндәге сораулар каралды: документларны рәсмиләштерү, күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатын тикшерү;
Әлеге проект Лениногорск шәһәрендә 2020 елның августыннан тормышка ашырыла.
Бүгенге көндә Лениногорск муниципаль районында яшәүче 18 өлкән яшьтәге кеше, алар - өлешчә һәм тулысынча диярлек үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан, мондый ярдәмнән файдалана.