Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2020 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

2020 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:

- юлларда бозлавык, урыны белән көчле;

- иртән һәм көндез секундына 15 метрга кадәр көчле җил.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:

Бозлавык булганда:

Сак булыгыз, ашыкмагыз, өслекнең тигезсезлеген истә тотып, бөтен табанга басыгыз. 

Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт туктап калудан сакланыргакирәк: тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. 

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә киңәш ителә.  Киемдә яктылык кайтаргыч элементлар куллану мөһим.

Машина йөртүчеләргә:

1. Әлеге шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә узып китүдән баш тартырга кирәк;

2. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә;

3. Кинәт туктап калмаска, кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк;

5. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш;

6. Хәрәкәт җанлы урыннарда, мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм спускларда куркынычсызлыкны тәэмин итүче тизлек белән хәрәкәт итү.

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;

2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисеп чыгарга, шуны истә тотарга кирәк;

3. Мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре генә файдаланырга кирәк;

4. Хәрәкәт итүче транспорт алдында юл узмаска;

5. Транспорт агымын каршылап кына хәрәкәт итәргә;

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә килү куркыныч.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International