Лениногорск районының өч авыл җирлеге башлыгы Татарстан Президентыннан машина ачкычлары алды

2020 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың авыл җирлеге башлыкларына һәм муниципаль учреждение җитәкчеләренә машина ачкычлары тапшырды.

Яңа машина алучылар арасында безнең районның өч авыл җирлеге дә бар, алар: Шөгер, Сарабиккол, Глазово авыл җирлекләре. авыл җирлекләре ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан "Нива" машинасы ачкычлары алдылар.

Котлыйбыз!

Бүген җирлек җитәкчеләре - муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелгән республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә 93 автомобиль һәм 17 урынлы җиде микроавтобус  тапшырылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International