2020 елның 16 декабрендә Лениногорск муниципаль районында «Исток-Башлангыч» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Зилә Садыкова «Гаилә хокуклары һәм бурычлары»дигән темага түгәрәк өстәл үткәрде.
Максаты-ата-аналарда үз балаларын тәрбияләүгә җаваплы караш формалаштыру.
Бу чарада ата-аналар гаилә мөнәсәбәтләренең әхлакый-хокукый нормалары белән таныштылар.