Лениногорскиның "JABBAR" көрәш клубы спортчылары шәһәребез данын лаеклы якладылар

2020 елның 15 декабре, сишәмбе

Лениногорскиның "JABBAR" көрәш клубы спортчылары 2020 елның 12 декабрендә Марий Эл республикасында Йошкар-Ола шәһәрендә  Халыкара көрәш лигасы  турнирында катнаштылар.

Спортчыларыбызның ярышлары  вакытыннан алда җиңүләр белән тәмамланды. 

"JABBAR" клубы укучылары югары осталык күрсәттеләр, шәһәребез һәм үз мәктәпләре данын лаеклы якладылар.

Алар Шагапов Илгизәр Наил улы җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International